

Республиканың бер сәнәгать предприятиесе территориясендә тимер юл составын бушатканда минага охшаш шикле әйбер табыла. Бу хактагы хәбәр шунда ук Росгвардиянең Башкортостан Республикасы буенча идарәлегенең ОМОН төркеме хезмәткәрләренә җиткерелә.
Хәвефле әйбер табылган урынга килгән Росгвардия белгечләре табылдыкны тикшереп, аның 82 миллиметрлы миномет минасы булуын ачыклаганнар. Бәхеткә, аның шартлаткычы булмый. Куркыныч табылдыкны, республикабызга ничек килеп чыгуын ачыклау өчен оператив-тикшерү төркеменә тапшыралар.
Росгвардия хезмәткәрләре кисәтүенчә, снаряд, мина яки гранатага охшаш әйбер табылганда, бик сак булырга, табылдыкка якын килмәскә һәм аның турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.