

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче хатын мыскыллавы һәм кыйнаулары өчен үз улын үтергән. Бу хәл узган ел булган иде, хатынга хөкем карары чыгарылды. Гаепләнүче судта сөйләгәнчә, улы аны гел кыйнаган, спиртлы эчемлекләр эчкән һәм беркайда да эшләмәгән. Алар арасында еш кына низаглар булган. Үтерү көнендә өйләренә күршесе керә. Ир кунаклар белән бергә кухняда хәмер эчкәндә, әнисе ризык әзерли. Бервакыт ул улына эчүен туктатуны сорый, ә тегесе мыскыллый һәм мәсхәрәли, шуннан соң әнисе аның авызына суга. Аннары улы әнисен тотып алып кыйный башлый. Тарткалашлар вакытында әнисе пычак белән улына кадый һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Хастаханәдә улы күп кан югалтудан мәрхүм була.
Суд мәрхүмнең әнисенә каршы җинаять эшен карады һәм аны гомуми режимлы колониядә алты ел ярым төрмәгә хөкем итте.
Фото: чаллы.рф