Җәмгыять
30 Января 2023, 10:46

Февральдә ничек ял итәчәкбез?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безне 4 бәйрәм көне көтә.

Февральдә ничек ял итәчәкбез?Февральдә ничек ял итәчәкбез?
Февральдә ничек ял итәчәкбез?

Русиялеләрне февральдә кыска эш атнасы һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан озын яллар көтә, дип хәбәр итте Роструд бүген үзенең Telegram-каналында.

"23 февральдә безнең ил Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә, быел ул пәнҗешәмбегә туры килә һәм ял көне булачак. 1 гыйнвар якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне 24 февральгә күчерелгән иде. Бу исә гражданнарга биш көнлек эш атнасы графигында эшләүчеләргә 23 февральдән 26 февральгә кадәр ял итәргә мөмкинлек бирәчәк", – диелә хәбәрдә.

22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла, чөнки ул бәйрәм алды көне булып исәпләнә. Алты көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләргә шимбә, 25 февраль эш көне булачак.

Фото: shegvest.ru

 

Февральдә ничек ял итәчәкбез?
Февральдә ничек ял итәчәкбез?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас