Җәмгыять
30 Января 2023, 09:36

Эштә зыян күрүчеләргә – автомобильләр

Башкортстанда яшәп, производствода зыян күргән 20 кешегә Lada «Granta» автомобильләре тапшырылды.

Эштә зыян күрүчеләргә – автомобильләрЭштә зыян күрүчеләргә – автомобильләр
Эштә зыян күрүчеләргә – автомобильләр

Шушы көннәрдә республиканың төрле почмакларына 20 Lada «Granta» автомобиле китте. Бу автомобильләр – хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә гариплек алган гражданнарга бирелә торган реабилитация чаралары. Автомобильләр производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авыруларны страховкалау чаралары исәбеннән бирелә.

Агымдагы елда Башкортостан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан 42,5 миллион сумлык 50дән артык шундый машина бирү планлаштырыла. Автомобиль хуҗалары төрле елларда производствода имгәнгән. Бу вакытта алар рәсми рәвештә эшкә урнашканлыктан, бу аларның социаль яклануына гарантия булган. Зыян күрүчене реабилитацияләү программасы буенча автомобильләрне җиде ел саен алыштырылырга тиеш. Шул ук вакытта элек бирелгән автомобильләр хуҗаларында кала, чөнки машиналар шәхси милеккә тапшырыла.

Транспорт чарасы белән тәэмин итү производствода зыян күрүчеләргә дәүләт ярдәменең бердәнбер төре түгел. Социаль фонд шулай ук аларның медицина, социаль һәм һөнәри реабилитациясенә өстәмә чыгымнарны финанслый. Болар исемлегенә авыр бәхетсезлек очрагыннан соң кыйммәтле дәвалау да, протезлау да, реабилитацияләүнең кирәкле техник чараларын тәкъдим итү дә, шулай ук дару препаратлары бәясен түләү дә, шифаханә-курорт дәвалануы да, башка һөнәргә яңадан өйрәтү дә керә. Моннан тыш, аена бер тапкыр страховка түләүләре дә башкарыла. Ел саен күрсәтелгән максатларга безнең республикада 1,6 миллиард. сумнан артык акча җибәрелә. Русия Социаль фондының төбәк бүлегендә производствода бәхетсезлек очрагыннан страховкалау буенча исәптә бүгенге көнгә 8 меңгә якын кеше тора

Фото: duv-vest.ru.

Эштә зыян күрүчеләргә – автомобильләр
Эштә зыян күрүчеләргә – автомобильләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас