Җәмгыять
30 Января 2023, 10:22

Беренче балага пособиеләр айның кайсы көнендә бирелә?

Ел башыннан бу эш белән яңа оешкан Русия Социаль фонды шөгыльләнә. Шуңа күрә акча күчерү тәртибе һәм графигы да үзгәрә.

Беренче балага пособиеләр айның кайсы көнендә бирелә?Беренче балага пособиеләр айның кайсы көнендә бирелә?
Беренче балага пособиеләр айның кайсы көнендә бирелә?

Гыйнвар ае өчен пособие вакытыннан алда, 18 гыйнварда ук күчерелде. Моннан соң ул пособие биреләсе айдан соңгы айның өченче числосында күчереләчәк. Ягъни февраль өчен пособие – 3 мартта, март өчен – 3 апрельдә, апрель өчен 3 майда барып җитәчәк. Пособие артыннан бала туган көннән соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итсәгез, ул аның туган аеннан башлап түләнәчәк; соңга калсагыз – Социаль фондка гариза тапшырган айдан башлап.

Хәзер беренче бала өчен түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта бала гаиләдә 2023 елга кадәр туган булса, ата-аналар түләүләрне элекке шартлар буенча рәсмиләштерә ала.

Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган биш ярдәм чарасын алыштырган. Бу 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балага ике айлык түләү, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр, шулай ук йөклелек буенча айлык түләү. Яңа пособие төбәктәге яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балалар һәм ата-аналар Русия гражданы булырга һәм биредә даими яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен комплекслы бәяләү кулланыла, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

Фото: 9111.ru

Беренче балага пособиеләр айның кайсы көнендә бирелә?
Беренче балага пособиеләр айның кайсы көнендә бирелә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас