

2023 ел Русиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу чара әлеге һөнәр вәкилләренең дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырыла.
Уфаның мәдәни учреждениеләрендә Педагог һәм остаз елына багышланган тематик чаралар башланды.
2 февральдә 18.00 сәгатьтә Уфаның 11 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары концерты узачак. Ул тематик елның ачылуына багышланган. Керү ирекле.
16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Уфа балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы "Минем беренче укытучым" фотоакциясен үткәрә. Эшләрне csdbf7@gmail.com электрон адресына җибәрергә була.
Фотоакциядә катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:
ВК челтәренә #Учительница ПерваяМоя2023 хештегы белән беренче укытучыңның фотосын куярга;
Фото астына рәхмәт сүзләре белән пост язарга яки беренче укытучы белән бәйле кызыклы вакыйганы сөйләргә;
Үзеңнең исемеңне, мәктәбеңне, укытучының исемен язарга.
30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Нариман Сабитов исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең концертлар залында Педагог һәм остаз елына багышланган мәктәп конкурсы узачак. Ул "Яшь талантлар" бөтенрсуия арт-проектына сайлап алу чарасы булып тора.
В. И. Ленин музей-йортында «Н. К. Крупская. Педагог. Остаз. Укытучы" күргәзмәсе оештырыла.
Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкорт оешмасы тарихы музеенда ел буена «Азбука Брайля» музей дәресләре үткәреләчәк.