+17 °С
Облачно


Билгеле зоолог һәм телевидение алып баручысы Николай Дроздов, көтмәгәндә, хастаханәгә эләккән. Мәскәү дәүләт университетыннан, ягъни эшеннән кайтып барганда булган бу хәл: машинасыннан чыкканда таеп егылган. Ике төнен өендә үткәргән, авыртудан бөтенләй йоклый алмагач, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән. Баксаң, аның сигез кабыргасы сынган булган.
Николай Дроздов берничә көн интенсив терапия палатасында яткан, хәзерге вакытта гадәти палатага күчерелгән һәм үзен яхшы хис итә.
Чыганак: ТАСС, РБК.