Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2023, 09:47

Башкортстанда парклар күбәя

2022 елда 45 парк һәм сквер яңа сулыш алды.

Башкортстанда парклар күбәя
Башкортстанда парклар күбәя

Гомумән алганда, 2022 елда Башкортстанда 45 парк һәм сквер, 17  яр буе, 7 мәйданчык, 15 җәяүлеләр зонасы һәм аллея, дүрт фонтан, 17 балалар өчен уен мәйданчыгы һәм 34 спорт мәйданчыгы, 12 скейт-мәйданчык һәм биш автошәһәрчек төзекләндерелде.

Уңайлы мохит булдыру юнәлеше  «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының федераль программаларының берсенә әверелде.

"Төзекләндерү объектлары һәм аларның функциональ билгеләнеше халыкның тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнә. Аларның күбесе шәһәр һәм районнарны үстерү стратегиясенә кертелгән. Бу сайланган территорияләрне эзлекле һәм комплекслы үстерүне тәэмин итә", -- ди БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Ирина Голованова.

Чыганак: Башинформ.

Башкортстанда парклар күбәя
Башкортстанда парклар күбәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: