Җәмгыять
23 Января 2023, 04:43

"Үз юлым" кинофестивале үтәчәк

9--15 февральләрдә Уфада беренче тапкыр "Үз юлым" ("Свой путь") халыкара кинофестивале узачак.

"Үз юлым" кинофестивале үтәчәк"Үз юлым" кинофестивале үтәчәк
"Үз юлым" кинофестивале үтәчәк

 Анда тулы метражлы һәм кыска метражлы документаль картиналар, шулай ук дебют фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең уникальлеге шунда ки,  фильмнарның үзәгендә --  безнең заман геройлары: артистлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар, медиа персонажлары, гомумән,  танылган шәхесләр.

Фестиваль киң географиягә ия, ләкин нәкъ менә Уфада аның төп чаралары узачак: фестивальне тантаналы ачу, катнашучы барлык фильмнарны карау һәм тикшерү, жюри эше, шулай ук җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы. 

Фильмнар турында фикер алышуга федераль масштабтагы медиа шәхесләр һәм  төбәкнең күренекле кешеләре җәлеп ителә. Тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча  төбәкләрдә кинофестивальнең иң яхшы фильмы билгеләнә.

"Үз юлым" ("Свой путь") халыкара кинофестивале-2023 программасына түбәндәгеләр керә: 

- конкурс программасы фильмнарын күрсәтү, фильмнар турында фикер алышу;

- фестивальнең иң мөһим чараларын онлайн-трансляцияләү;

- Руия дизайнерларының модалы кием өлгеләрен күрсәтүләре.

Проект мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фестиваль сайты: http://mywayfestival.ru/

Вконтакте җәмгыяте: https://vk.com/mywayfestival1

"Үз юлым" кинофестивале үтәчәк
"Үз юлым" кинофестивале үтәчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас