Җәмгыять
23 Января 2023, 07:16

Медицина хезмәткәрләренә – яңа түләүләр!

Түләү күләме медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Медицина хезмәткәрләренә – яңа түләүләр!Медицина хезмәткәрләренә – яңа түләүләр!
Медицина хезмәткәрләренә – яңа түләүләр!

Русия социаль фонды февраль аеннан медицина хезмәткәрләренә өстәмә пособие түли башлаячак.

Февральдә Русия социаль фонды бүлекләре медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр бирә башлаячак. Әлеге көндә сәламәтлек саклау оешмалары мондый ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрларын формалаштыра.

Хөкүмәт карары белән кертелгән яңа түләү 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносына караган үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең медицина хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләргә тиеш. Түләү күләме медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен берни дә эшләргә кирәкми – акчалар автомат рәвештә биреләчәк. Социаль фонд түләүне медицина оешмасы хезмәткәрләр реестры фондын төзеп, фондка китергәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерәчәк. Гыйнвар ае өчен беренче түләүләр табибларга февраль ахырында ук киләчәк.

Фото: vuktil.bezformata.com

Медицина хезмәткәрләренә – яңа түләүләр!
Медицина хезмәткәрләренә – яңа түләүләр!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас