Җәмгыять
21 Января 2023, 18:25

Татарстан – 4нче, Башкортстан 13нче урында

Төбәкләрнең йомгаклау рейтингына  Башкортстан 2022 ел нәтиҗәләре буенча Русиянең иң яхшы унлыгына кермәгән.

Татарстан – 4нче, Башкортстан 13нче урындаТатарстан – 4нче, Башкортстан 13нче урында
Татарстан – 4нче, Башкортстан 13нче урында

Рәсми мәгълүматлар нигезендә  РИА рейтингы аналитиклары узган ел ахырында  Русия төбәкләренең йомгаклау рейтингын төзегәннәр. Башкортстан 2022 ел нәтиҗәләре буенча Русиянең иң яхшы ун төбәге исемлегенә кермәгән.

РИА рейтингы  буенча 2022 елда Русиянең икътисади һәм социаль  иң зәгыйфь төбәкләре булып Тыва Республикасы (85нче урын), Еврей автономияле өлкәсе (84), Ингушетия (83), Карачай-Черкес Республикасы (82) тора.

Башкортстан 2022 елдагы йомгаклау таблицасында 13нче урында урнашкан.

Русиянең иң үсеш алган төбәкләре дип Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсен атаганнар. Иң көчле унлыкта Татарстан (4нче урын), Ханты-Манси автономияле округы (5нче), Ямал-Ненец автономияле округы (6нчы урын), Түбән Новгород өлкәсе (7нче урын), Свердловск өлкәсе (8нче урын), Самара өлкәсе (9нчы урын) һәм Төмән өлкәсе (10нчы урын) алган.

 
Фото:  rbc.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас