Җәмгыять
19 Января 2023, 04:59

Уфа – Башкортстанның йөрәге

Уфаның 450 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәк.

Уфа – Башкортстанның йөрәгеУфа – Башкортстанның йөрәге
Уфа – Башкортстанның йөрәге

Уфа - республикабызның куәте, көче, йөрәге һәм акылыы. Биредә күп фикерләр оеша,  алар безнең территорияләрне үстерүгә булышлык итә.

Шәһәргә ике зур мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак. Бер яктан – халыкны борчыган "хроник авыруларны" дәвалау: юллар, коммуналь хуҗалык, торак һ. б. Ә икенче яктан – башкаланың үсеш стратегиясен формалаштыру. Уфа заманча һәм акыллы шәһәргә әверелергә тиеш, анда эшләү, тулы тормыш алып бару, балаларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылачак.

 Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика башкаласының 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Киңәшмәдә шәһәр хакимияте, Уфа шәһәр Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Башкаланың юбилее 2024 елда билгеләнәчәк. Русия Президенты Владимир Путин Уфага нигез салуның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы боерыкка кул куйды, юбилейга федераль статус бирде.

 

Уфа – Башкортстанның йөрәге
Уфа – Башкортстанның йөрәге
Уфа – Башкортстанның йөрәге
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас