Җәмгыять
19 Января 2023, 04:51

Премиясен премия дә бит...

Белоретта бер мәктәп директоры хезмәткәрләренә премия язып, бер өлешен кире ала барган.

Премиясен премия дә бит...Премиясен премия дә бит...
Премиясен премия дә бит...

Белоретта прокурор тикшерүе материаллары буенча ришвәтчелек турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыклануынча, бер мәктәп директоры 2018 елның декабреннән 2021 елның декабренә кадәр хезмәткәрләренә законсыз рәвештә югары премияләр язган. Аннары, аның таләбе буенча, педагоглар алынган түләүләрнең бер өлешен директорга тапшырган.

"Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә 430 мең сумнан артык суммага зыян салынган. Районнарара прокуратура тикшерү материалларын җинаять-хокукый бәя бирү өчен тикшерү органына юллаган. Аларны карау нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган", -- диләр прокуратурада.

Чыганак: Башинформ.

Премиясен премия дә бит...
Премиясен премия дә бит...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас