+30 °С
Ясно


Моңа кадәр ул уртак график буенча һәр айның 3нче көнендә күчерелеп килә иде. Быел 3 гыйнвар Яңа ел каникулларына туры килүе аркасында социаль пособиеләр 28 декабрьдә үк күчереләчәк. Нинди пособиеләр бу исемлеккә керә соң?
Шулай ук “Ана капиталы” буенча айлык түләүләр алучыларның исәпләренә дә акча 28 декабрьдә күчереләчәк. График буенча исә акча киләсе айның 2 числосында күчерелергә тиеш.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров билгеләвенчә, алдан түләүләргә 1,7 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. Пособиеләрне почта бүлекчәләре аша алучылар аларны күнегелгән график буенча алачак.
Фото: “Башинформ”