

16 декабрь Башкортстан Язучылар берлегенең XIX корылтае булып узды. Анда Язучылар берлегендә әгъза булып торган 282 язучының 160ы катнашты. Чараның көн тәртибе буенча Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Әлибаевның чыгышы тыңланды. Чыгышны тикшерүләр узмады. Шулай ук секция җитәкчеләре хисабы да ясалмады.
Корылтай алдыннан рәис вазыйфасына Зәки Әлибаев, Флүр Галимов һәм Айгиз Баймөхәммәтов дәгъва итәчәкләрен белдергәннәр иде, форум алдыннан Зәки Әлибаевның катнашмавы билгеле булды. Корылтай барышында Флүр Галимов кандидатурасын алуын белдерде, Айгизгә альтернатив кандидат буларак Ринат Камалов күрсәтелде. Тавыш бирүдә 156 кеше катнашты. Аларның 87се Айгиз Баймөхәммәтов, 34е Ринат Камалов өчен тавыш бирде. 35 бюллетень яраксыз дип табылды, аларның күпчелегендә Флүр Галимовка тавыш бирелгән иде. 71% тавыш җыеп Айгиз Баймөхәммәтов рәис итеп сайланды. Кандидатурасын алган Флүр Галимовка форумда Башкортстанның халык язучысы исеме бирелде. Шулай ук бу исем Айгизгә альтернатив чыгарылган Ринат Камаловка да бирелде. Шулай ук Камил Җиһаншин, Әмир Әминев һәм Гүзәл Ситдиковага да халык язучысы исеме бирелде.
Корылтайда Ревизия комиссиясе чыгышы булмады. Комиссия рәисе Вафа Әхмәдиев чараның икенче өлешендә – сайлаулар вакытында гына пәйда булды. Шулай ук секция җитәкчеләре дә хисап тотмады. Корылтайда Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясенең дә яңа составы сайланмады.
Чарада Башкортстан Корылтае җитәкчесе Константин Толкачев һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты.
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтовка 34 яшь. Ул 1988 елның 27 октябрендә Белорет районының Абзак авылында туган. Балалар йортында тәрбияләнгән, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә башкорт яшьләренең “Шоңкар” журналының баш мөхәррире булып эшли. 2015 елда “Калдырма, әни” китабы өчен Шәехзадә Бабич премиясенә лаек булды. Аның китаплары күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән.
Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе биш елга сайлана, Уставка ярашлы, бер үк вакытта “Шоңкар”дагы вазыйфасын да алып бара ала.
Мөнир ВАФИН фотосы.