

Токио электр элемтәсе университетында кардан электр энергиясе ясау технологиясен булдырганнар.
Эшләнмәләрне сынау 2022 елның декабрендә башланып, 2023 елның мартына кадәр дәвам итәчәк. Проектны Хонсю утравының төньягында урнашкан Аомори шәһәрендә эшләтеп җибәрәчәкләр. Ябык мәктәп территориясендә урнашкан бассейнга шәһәр урамнарыннан җыелган карны файдаланачаклар.
Технологиянең механизмы кар һәм һава арасындагы температура аермасын кулланудан гыйбарәт. Кар өеме эченә хладагент (махсус сыеклык) тутырылган көпшәләр куела, аларның бер өлеше тышка чыгарып калдырыла. Тышта калган көпшәләр кояш нурларында җылына да сыеклык хәрәкәткә килә һәм электр энергиясен эшләп чыгара торган микротурбинаны эшкә җигә.
Уйлап табучылар фикеренчә, бу ысул ярдәмендә электр энергиясен кояш энергиясе кебек үк нәтиҗәле җитештереп була.