Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2022, 16:02

Мобилизацияләнүчеләргә – Яңа ел бүләге!

20 мең сум акчаны алу өчен бүгеннән башлап гариза тапшырырга мөмкин.

Мобилизацияләнүчеләргә – Яңа ел бүләге!
Мобилизацияләнүчеләргә – Яңа ел бүләге!

Хөкүмәтнең атналык киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтеләчәк яңа ярдәм төре турында игълан итте.

Яңа елга Башкортстаннан мобилизацияләнгән барлык кешеләр, аларның хатыннары, балигъ булмаган балалары һәм көндезге бүлектә колледжда яки югары уку йортында белем алган 23 яшькә кадәрге ул һәм кызлары бер тапкыр 20 мең сум акча алачак. Бу хактагы махсус указга кул куелды.

Бу акча кемнәргә һәм ничек киләчәк соң? Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең махсус ачылган исәпләренә ул автоматик рәвештә күчереләчәк. 

Гаилә әгъзаларына халыкны социаль яклау органнары, күп функцияле үзәкләр (МФЦ) яки “Госуслуги” порталы аша гариза бирү да җитә. Түләүне алу өчен нибары хәрби комиссариаттан белешмә алу гына кирәк. Башка документлар җыю кирәкмәячәк. Бу максатка акча бүленгән, ул 26 декабрьгә кадәр түләнеп бетәчәк.

Ярдәмне мобилизацияләнүчеләрнең законлы хатыннары гына алачак. Шулай ук әлеге ярдәм аларның балигъ булмаган балаларына һәм уку йортының көндезге бүлекләрендә укыган 23 яшькә кадәрге ул һәм кызларына тиеш. Мобилизацияләнүчеләрнең ата-аналарына һәм башка туганнарына ярдәм каралмаган. Финанс ярдәме өчен республика бюджетыннан 400 миллион сум акча бүленә. Түләүне алыр өсөн 6 декабрьдән алып гариза язарга мөмкин.

Фото: mendeleevsk.bezformata.com

Мобилизацияләнүчеләргә – Яңа ел бүләге!
Мобилизацияләнүчеләргә – Яңа ел бүләге!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: