

Ел башыннан Башкортстанда санлы технологияләр кулланып кылынган биш меңнән артык мошенниклык очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта мондый җинаятьләрнең гомуми саныннан яртысына якыны Интернет ярдәмендә кылынган, 36% ы телефон мошенниклыгы һәм 15% ы банк карталары белән алдашкан.
Полиция мәгълүматлары буенча, дистанцион мошенниклык дип аталган җинаятьләрнең якынча 75% корбанны алдау ярдәмендә эшләнгән. Җинаятьчеләр корбан белән телефон аша аралашкан һәм аңардан акча яисә банк картасына керү мөмкинлеген алган. Иң күп караклык төрле банкларның яки хокук саклау органнарының “хәвефсезлек хезмәте” исеменнән башкарыла.
Шулай ук “сезнең туганыгыз бәлагә эләккән, яки юл фаҗигасенә тарыган схемасы да киң таралган.
Шуны истә тотарга кирәк – банкларның иминлек хезмәте беркайчан да берәүгә дә шалтыратмый. Әгәр кинәт ниндидер шикле операция сизелсә, алар банк картасын блоклыйлар.
Диктовкага бернинди дә операция ясарга ярамый.
Фото: hotgeo.ru