

Ярты елдан кешеләрдә чипларны сыный башлаячакбыз, дип белдерә Илон Маск. Аның “Неуралинк (Neuralink)” дип аталган нейротехнологик компаниясе имплантацияләнә торган нейрокомпьютер интерфейсларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.
Бу хакта ул YouTube-каналындагы презентация вакытында хәбәр иткән. Эшкуар сүзләренчә, хезмәткәрләр чипны кеше тәненә керткәнче, җайланманың төгәл эшләячәгенә ышанырга тиеш.
Компания документларның күп өлешен санитар күзәтү идарәсенә җибәргән. Ярты елдан рөхсәт алыныр, дип уйлыйлар.
2021 елның апрелендә Илон Маск компаниясе чиплашкан маймыл турындагы видеоролик тәкъдим иткән иде. Чиплы маймыл мөстәкыйль рәвештә видеоуеннар уйный белә. Башта аңа джойстик тоттырганнар, ә биремне уңышлы үтәгәннән соң тәм-том белән сыйлаганнар. Аннары джойстикны алганнар, һәм макака баш мие көче ярдәмендә экрандагы курсорны хәрәкәткә китерә башлаган.
Чыганак: Лента.ру.