Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2022, 21:15

Кораллы төркем башлыгы йомшак хөкем ителде

Башкортстанда 15 елдан артык  таксистлардан акча таләп иткән, бирмәгәннәренең машиналарын яндырган кораллы төркем хөкем ителде.

Кораллы төркем башлыгы йомшак хөкем ителде
Кораллы төркем башлыгы йомшак хөкем ителде

Бу вакыйга Ишембайда  2005 елда ук башланган. Ул чагында криминаль авторитет  90нчы елларын сагына һәм җирле эшкуарларны шантажлау һәм алардан акча таләп итү өчен банда тупларга карар итә. Башлыктан тыш төркемгә тагын дүрт җирле кеше керә. Уйлаганнан соң әшнәләр  такси йөртүчеләрдә тукталырга карар кыла. Үз корбаннарын Ишембайда гына түгел, Стәрлетамакта һәм Салаватта да табалар. Бандитлар шактый кырыс эш иткән, шантажлаганнар, якыннарын кисәткәннәр һәм бизнеста проблемалар тудыру белән куркытканнар.

2018 елда банда башлыгы тоткарланып хөкем ителгәч, төркемдәге Антон С. җиңел акчалардан баш тарту акылсызлык дип уйлый һәм  төркемне җитәкли. Алар һәрчак бер схема буенча эшли: һәр айның 5 числосы билгеләнгән урында өлкән такси йөртүчесе белән очрашып, аннан һәр таксист өчен 500әр сум акча алганнар.

Антон С. кулга алынгач гаебен кире какмый, хәтта кылган гамәлләренә тәүбә итә һәм тикшерү эшендә актив катнашып, бер-бер артлы үзенең әшнәләрен дә тоттыра.

Суд аны нибары шартлы 5 елга хөкем итте.

 

Фото: yar.mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: