Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2022, 10:42

Инвалидларга пенсия алу өчен гариза кирәкми

Ел башыннан Башкортстанда инвалидлык буенча 6 мең пенсия гаризасыз билгеләнгән.

Инвалидларга пенсия алу өчен гариза кирәкми
Инвалидларга пенсия алу өчен гариза кирәкми

Быелдан башлап инвалидлык буенча страховка һәм социаль пенсияләре Русия пенсия фонды бүлекчәләренә һәм клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итмичә дә түләнелә. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, 6940 инвалидка пенсия түләүләре шул рәвешле билгеләнгән.

Пенсия түләү буенча карар гражданинның инвалидлыгын раслаган медик-социаль бюро экспертизасы нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Шушы мәгълүматлар 5 көн дәвамында эшкәртелә, аннан соң гражданның “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетына пенсия билгеләү турындагы карар җибәрелә.

Моңа кадәр кеше Русия Пенсия фондыннан бернинди түләүләр дә алмаган булса, аңа пенсия китерү төрен сайларга кирәк. Инвалидлыгы яңа ачыкланган гражданнар моңа кадәр пенсия алган булса, Русия Пенсия фонды ай саен бирелә торган өстәмә түләү түли. Аның күләме гражданның инвалидлык төркеме буенча билгеләнә. Аңа шулай ук дару һәм медицина хезмәтен берләштергән җыелма һәм санаторийга юллама бирелә. Әгәр инвалидка җыелма кирәкмәсә, ул бу җыелма күләмен акчалата алырга мөмкин.

Фото: doorinworld.ru

Инвалидларга пенсия алу өчен гариза кирәкми
Инвалидларга пенсия алу өчен гариза кирәкми
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: