Фаразлар буенча, Карина кибеттә өлкән сатучы булып эшли, кибетне иртән ача, ә кичен ябып куя. Бу көнне ул кул астындагыларны кайтарып җибәрә, алтын, бриллиант эшләнмәләрне ике кечкенә тартмага тутырып, тыныч кына зәркән үзәген ябып, такси белән кайтып китә.
Карина подъезды янындагы камералардагы язмалар буенча, 23:00 сәгатьтә үк өйдән чыгып, соры төстәге автомобильгә утырып билгесез юнәлештә качып китә.
Тикшерүләргә караганда, ул 14 миллион сумлык алтын һәм бриллиант җәүһәрләргә “аю мае” сөрткән.
Мондый хәлләрнең Башкортстанда беренче тапкыр булуы түгел. 2019 елда Салават шәһәрендә Луиза Хәйруллина банктан 25 миллион урлап тотылган иде. Шул ук елны Уфада Лилия Азнабаева 6,5 миллион сум акчаны урлап кулга алынды. Икесе дә хөкем ителде.
Фото: m.gazeta.ru