Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2022, 09:48

Эш – бәхет ул...

Август ае белән чагыштырганда сентябрьдә эшсезләр 6,2 процентка кимегән.

Эш – бәхет ул...
Эш – бәхет ул...

Агымдагы елның сентябрь ахырына Башкортстанда  19,5 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак исәптә торган, аларның 15,7 меңе эшсезлек буенча пособие алган. Мәшгульлек хезмәтендә исәптә барлыгы 22,7 мең эшсез кеше торган, диелә Башстат тикшерүендә.

Эшсезлек буенча пособие алучы эшсезләр саны сентябрьдә  август белән чагыштырганда 6,2 процентка кимегән.

Гомумән, әлеге вакытта эшсезләр саны эшләүчеләрнең 1 процентын тәшкил итә. 

Агымдагы елның сентябрендә төбәктә эшсез статусын 4,6 мең кеше алса, 3,2 мең кеше эш яки керем чыганагы тапкан.

Чыганак: Башинформ.

Эш – бәхет ул...
Эш – бәхет ул...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: