Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2022, 17:26

«Озын тәнәфес» тәмам!

Шул исемдәге Бөтенрусия конкурсы финалчылары Уфага 200 мең – 1 миллион сумга баеп кайтты.

«Озын тәнәфес» тәмам!
«Озын тәнәфес» тәмам!

IX-XI сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы финалы йомгаклары буенча Башкортстаннан 23 катнашучы җиңүче булып танылды. XI сыйныф укучылары арасында 10 финалчы 1шәр миллион сум алды, VIII-IX сыйныфлардан 13 укучының һәркайсы 200 мең сум күләмендәге премиягә лаек булды.

«Озын тәнәфес» конкурсын ябу тантанасында Башкортстан командасының 86 төбәк командасы арасында беренче бишлеккә керүе турында игълан ителде. Командаларга бәя уздырылган чаралар саны, катнашучыларның проект инициативалары, шулай ук яшьләрнең «Озын тәнәфес» үткәргән чараларга җәлеп ителүе буенча бирелде.

Русия буенча «Озын тәнәфес»тә 300 XI сыйныф укучысы җиңеп чыкты. Алар белем алуларын дәвам иттерү өчен 1шәр миллион сум акча алачак. Югары уку йортларына кергәндә аларның казанышлар портфолиосына баллар өстәләчәк. IX-XI сыйныф укучылары исә бу максатка 200шәр мең сум алачак.

«Озын тәнәфес» конкурсында Туймазы шәһәре укучылары аеруча зур уңышка иреште. 7 нче мәктәптән Реналь Хәбиров, 8 нче мәктәптән Ризван Гатауллин, 6 нчы мәктәптән Эльвира Липатова тулы хокук белән республикабызның горурлыгы булып санала ала.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото: https://mgazeta.com

«Озын тәнәфес» тәмам!
«Озын тәнәфес» тәмам!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: