Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2022, 13:41

Язмышлардан узмыш бар

Инвалидлар өчен махсус җиһазлар күргәзмәсен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карады.

Язмышлардан узмыш бар
Язмышлардан узмыш бар

Форумның пленар утырышы алдыннан инвалидлар өчен махсус җиһазлар күргәзмәсе оештырылды. Аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та карады. Күргәзмәдә Русиянең 12 төбәгеннән килгән 50 сәнәгать предприятиесе физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга үз продукциясен тәкъдим итте. Аерым алганда, Радий Хәбиров “Девирта” дип аталган реабилитацияләү комплексы белән танышты. Ул хәрәкәтсез калган гражданнарга кул-аякларының эшен акрынлап тергезү мөмкинлеген бирә. Шунда ук Республика Башлыгы “Я могу” дип аталып, инвалид балалар өчен тәгаенләнгән махсус җиһазлар комплексы эше белән дә танышты.

Уфаның “Орто–инновация” компаниясе җитәкчесе Ирина Батина оешманың ике ел элек протезлар чыгару эшенә тотынуы хакында сөйләде. Алар һәр инвалидка индивидуаль рәвештә әзерләнә һәм нигездә Русия җиһазларыннан ясала.

Фото: Олег Яровиков.

Язмышлардан узмыш бар
Язмышлардан узмыш бар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: