Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2022, 12:50

Ясалма кул буламы?

Була икән. Мәскәү кунагы Сергей Бачуның ясалма кулы гадәти кулдан бөтенләй аерылмый диярлек.

Ясалма кул буламы?
Ясалма кул буламы?

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында менә инде икенче көн «Ломая барьеры» I Бөтенрусия форум-күргәзмәсе уза. “Ломая барьеры” –инвалидларны реабилитацияләү һәм профилактикалау буенча фикер алышу мәйданчыгы ул. Катнашучылар арасында бионик протезлар җитештерүче "Моторика" компаниясе вәкилләре дә бар иде. Шуларның берсе, 37 яшьлек Сергей Бачу протезларның чын кыйммәтен үз язмышы аша белә. Үсмер чагында ул электр баганасына менә һәм, ток сугып, кулсыз кала. 20 ел тирәсе Сергей бернинди дә протезлар кулланмый.

– Бүгенге көндә мин инде биш елга якын односхват технологияле биоэлектрик протезларны кулланам (ягъни протез ачыла һәм ябыла гына), – дип сөйләде Сергей. – Әлбәттә, күпкә катлаулырак модельләр дә бар, анда бармакларны программалаштырып була.

Сергей яңа эшләнмәләргә тест үткәрү белән шөгыльләнә. Ниндидер җитешсезлекләрен ачыклаган очракта, Сергей бу хакта җитештерүчегә хәбәр итә. Мондый протезлар арзан түгел, бәя травманың катлаулылыгына һәм протез тибына бәйле. Сергей сүзләренчә, кирәкле документлар булганда, күпчелек кулланучылар дәүләттән компенсация алырга мөмкин. Моннан тыш, мондый кешеләргә хәйрия фондлары да ярдәм итә ала.

Буш вакытларында Сергей Бачу пара-сноуборд белән шөгыльләнә, Мәскәү өлкәсенең җыелма командасы өчен Русия чемпионатында чыгыш ясый.

Фото: https://mgazeta.com

Ясалма кул буламы?
Ясалма кул буламы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: