Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2022, 21:07

Уфа татарлары җыены узды

Уфада Башкортстан татар конгрессының башкала районнары бүлекләре җыены узды.

Уфа татарлары җыены узды
Уфа татарлары җыены узды

9 ноябрь Уфада Башкортстан татар конгрессының башкала районнары бүлекләре җыены узды. Чарада Уфаның барлык җиде районы бүлекләреннән делегатлар катнашты. Беренче көн тәртибе буенча Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе,  республика парламенты депутаты Заһир Хәкимов чыгыш ясады. Ул Башкортстан татарлары конгрессының оешу тарихы, җитәкчеләре хакында сөйләде. Чарада катнашкан Уфа хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Салават Дәүләтшин татар мәдәни учаклары, башкала хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилдан Тәүхетдинов мәгариф торышы хакында чыгыш ясады. Вилдан Тәүхетдинов сүзләренчә, татар укучыларының 10 проценттан артыгы гына туган телен өйрәнә. Ул моны глобальләшү белән аңлатты.

Уфаның 65 санлы татар гимназиясе директоры Анфиса Галимҗанова уку йортының эшчәнлеге турында сөйләде. Башкортстан татар конгрессында вәкил булган җиде татар оешмасының икесенең – “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” оешмалары рәисләре чыгышлары да фәһемле булды. Ә менә Уфа татарлары конгрессы җыенында оешманың башкала бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясамады.

Чарада Уфа татарлары конгрессы оештырылды. Моңа кадәр башкаланың һәр районының бүлекчәсе бар иде. Алар үз районнарының хакимиятләре тарафыннан финансланган. Заһир Хәкимов башкала конгрессы оештыруны хәзер финанслау Уфа хакимиятеннән генә булуы белән аңлатты. Оешмага башкарма комитет һәм рәис сайланды. Уфа татарлары конгрессын Зәлия Ахунова җитәкләячәк.

Чарада 19 ноябрь узачак Башкортстан татарлары корылтаена делегатлар да сайланды.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: