Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2022, 22:10

Наил ГАЕТБАЙ. Изгелек һәм явызлык

Бөркет баласының канатлары ныгынгач, әнисе аны кыя башындагы оясыннан төртеп төшерә.

Наил ГАЕТБАЙ. Изгелек һәм явызлык
Наил ГАЕТБАЙ. Изгелек һәм явызлык

Бөркет баласының канатлары ныгынгач, әнисе аны кыя

башындагы оясыннан төртеп төшерә. Нәни бөркет әле үзенең оча алуын белми, шуңа башта аска таш кебек атыла, әмма азак куркуыннан канатларын кага башлый һәм үзе дә сизмәстән очып китә, үзаллы тормыш башлый... Әгәр ана бөркет вакытында баласына изгелек күрсәтәм дип, аны оясынан этеп төшерергә кызганса, баласы очарга  өйрәнә алмаячак.

Тормышта без – ата-ана еш кына әнә шул ана бөркет кебек була алмыйбыз. Инде оядан этеп төшерердәй, күптән үзаллы тормыш башлардай балаларыбызны һаман яклыйбыз, саклыйбыз, канат астында тотабыз һәм аларга яхшылык эшлибез дип, еш кына, киресенчә, ялкаулыкка, кеше җилкәсендә яшәргә гадәтләндерәбез. Вакытында үз балаңа да усал һәм рәхимсез булырга кирәк шул.

Башкалар белән эш иткәндә дә берәрсенең күңелен күреп, кызганып бүген урынына утыртмасаң, ул киләчәктә авыр язмышка дучар булачак, ә бүген авызы пешкән кеше киләчәктә суык суны да өреп кабачак, димәк үз язмышын үзенчә корырга өйрәнәчәк.

 

Фото: deti-skazki.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: