Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2022, 09:43

Уңыш кемдә иң мулы?

Быел Башкортстанда рекордлы уңыш җыелды. Иң күп ашлык кайсы районда җыелган, дип уйлыйсыз?

Уңыш кемдә иң мулы?
Уңыш кемдә иң мулы?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Быел Башкортстанда бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыелды -- 5,2 млн. тонна. Бу соңгы 30 елда иң зур күрсәткеч.

Стәрлетамак районы игенчеләре абсолют лидер булып, 300 мең тоннадан артык ашлык суктырган. Ә алты район -- Илеш, Баймак, Хәйбулла, Мәләвез, Авыргазы, Чакмагыш муниципаль районнарының күрсәткече 200 мең тоннадан артык.

"Башкортстан азык-төлеккә булган ихтыяҗын тулысынча каплый. Шул ук вакытта тугыз айда экспортка 270 мең тонна продукция җибәрелгән, бу узган елдан 13 процентка югары", -- диде Радий Хәбиров, Уфаның «Торатау» конгресс-холлында авыл хуҗалыгы алдынгылары алдында чыгыш ясаганда.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, уңыш сере һава торышына бәйле. Әмма республикада тармакны техник модернизацияләүгә, ашламалар сатып алуга игътибар бирелмәсә, моңа ирешү мөмкин  булмас иде.

Башкортостан аграрийларга дәүләт ярдәме күләме буенча  илдә бишенче урында. Ел саен  авыл хуҗалыгына 7 млрд сум чамасы акча җибәрелә, шул исәптән 3 млрд -- республика бюджетыннан. Шулай ук нәселле терлекләр сатып алу, сөт, ит җитештерү дә финанслана. 

Уңыш кемдә иң мулы?
Уңыш кемдә иң мулы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: