Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2022, 10:41

БДУ белән УДАТУ кушылды

Яңа уку йорты УФҺТУ (УУНИТ) дип атала. Ректор вазифаларын профессор, химия фәннәре докторы Вадим Захаров башкара.

БДУ белән УДАТУ кушылды
БДУ белән УДАТУ кушылды

1 ноябрьдә Башкортстанда яңа югары уку йорты -- Уфа фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде. Яңа мәгариф учреждениесенең ректор вазифасын башкаручы итеп  профессор, химия фәннәре докторы Вадим Захаров тәгаенләнгән.

Вуз Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын кушу юлы белән барлыкка килгән. Берләштерелгән вуз юридик затларның бердәм реестрына кертелгән. Әлеге уку йортын булдыру Башкортстан башлыгы Радия Хәбиров инициативасы белән тормышка ашты һәм аны булдыру процессы ике елдан артык дәвам итте. 

БДУ белән УДАТУ кушылды
БДУ белән УДАТУ кушылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: