Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2022, 11:33

Башкортстанда ялган акча күпме?

2022 елның өченче кварталында республикада 39 ялган банкнота табылган.

Башкортстанда ялган акча күпме?
Башкортстанда ялган акча күпме?

Ялган акчаларның төп өлеше традицион рәвештә биш меңлек купюраларга туры килә. Алар 33 данә табылган. Шулай ук 1000 һәм 200 сумлык икешәр  купюра, 2000 һәм 500 сумлык берешәр купюра ялган булып чыккан.

Былтыр исә өченче кварталда 76 ялган купюра табылган булган. Димәк, мошенникларның активлыгы кимегән булып чыга.

Башкортстан Республикасының Милли банкыннан хәбәр итүләренчә, чын акчаны ялганыннан махсус аппаратурасыз да аерырга мөмкин. Чынында акча номиналын күрсәтүче саклагыч җеп, капшап та беленә торган «Билет Банка России» язуы, “РР” дип язылган су билгеләре бар.

Кулыгызга чынлыгы шикле булган банкнота килеп эләксә, кибеттә, яки башка җирдә аның белән түләп котылырга ашыкмагыз. Җинаять эше фигуранты булып китүегез бар. Шикле купюраны банк бүлекчәсенә илтеп тапшыруыгыз хәерлерәк. Ул очракта Сезгә аны һич хәвефсез чын акчага алыштырып бирәчәкләр.

Фото: вести35.рф

Башкортстанда ялган акча күпме?
Башкортстанда ялган акча күпме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: