Җәмгыять
1 Ноября 2022, 04:19

Ноябрьдә пенсияләр кайчан һәм ничек киләчәк?

4 ноябрь бәйрәм көненә туры килгәнлектән, пенсияләр тарату графигы үзгәрә.

Ноябрьдә пенсияләр кайчан һәм ничек киләчәк?Ноябрьдә пенсияләр кайчан һәм ничек киләчәк?
Ноябрьдә пенсияләр кайчан һәм ничек киләчәк?

Пенсияләрен һәм башка социаль түләүләрне 4 ноябрьдә алырга тиешле гражданнарга акча почта хезмәткәрләре аша 2, 3 ноябрьдә үк, вакытыннан алда җиткереләчәк. Һәр пенсионерга моның конкрет датасы октябрь аена пенсия квитанциядә  үк күрсәтелгән иде.

Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта – 11 ноябрьдән соң башкарыла.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, ноябрьдә гомуми түләүләр 23 миллиард сум тәшкил итәчәк. Моның өчен бюджетта акча бар.

Бүгенге көндә Башкортстанда 1 миллион 162 мең пенсионер, 292 мең федераль льготник исәпләнә һәм 150 мең кеше федераль социаль түләүләр ала. Аларның 30,6 проценты социаль түләүләрне “Почта России” аша, 69 проценты – кредит оешмалары аркылы, 0,4 проценты башка оешмалар аша ала.

Фото: nowch.cap.ru

Ноябрьдә пенсияләр кайчан һәм ничек киләчәк?
Ноябрьдә пенсияләр кайчан һәм ничек киләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас