Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2022, 10:05

Чакыру тәмам, диде В. Путин

Президент Русиядә өлешчә мобилизация кысаларында чакыру тәмамлануын белдерде.

Чакыру тәмам, диде В. Путин
Чакыру тәмам, диде В. Путин

Президент Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация кысаларында чакыру тәмамланды, дип белдерде. Яңалык Кремль сайтында хәбәр ителә. "Ул төгәлләнде, нокта куелган", -- диде Русия лидеры. 

Бу хакта ул Әрмәнстан премьеры Никол Пашинян һәм Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән Сочида өч яклы очрашу нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдергән. Өлешчә мобилизацияләнгән 260 мең кеше хәрби гамәлләрдә катнашмый, ә әзерлек уза, шуның белән мобилизация тәмам, дип өстәгән ул.

Чыганак: Башинформ. 

Чакыру тәмам, диде В. Путин
Чакыру тәмам, диде В. Путин
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: