Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2022, 10:23

“Национальность.ру” проекты – Башкортстанда

Алар башкорт халкының мәдәнияте һәм тарихы турында фильмнар циклын төшерәчәк.

“Национальность.ру” проекты – Башкортстанда
“Национальность.ру” проекты – Башкортстанда

Русия Федерациясенең Милләт эшләре буенча агентлык җитәкчелеге кушуы буенча, Башкортстанга “Национальность.ру” тревел-проекты командасы килде. Алар Уфа шәһәрендә, Белорет һәм Учалы районнарында башкорт халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча фильмнар төшерәчәк. Проектны театр һәм кино актрисасы, блогер Екатерина Мускатина җитәкли.

Республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, проектның Башкортстан турындагы чыгарылышының төп геройлары булып тарихчы, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәитбатталов, Халык иҗаты республика үзәге генераль директоры Артур Әлибаков, костюмнар буенча рәссам, этнограф Сәлим Усманов, Инзәр авылындагы  “Урал” этно-кафесының профессиональ повары Рита Юмадилова, Ринат һәм Алиса Рамазановаларның иҗади гаиләсе, Учалы районының “Йәйғор” үрнәк фольклор ансамбле, Учалы филармониясенең бию ансамбле артистлары, курайчы Дим Мөҗәвәров һәм Учалы районы укчылары чыгыш ясаячак.

Фильм белән ютубтан танышырга мөмкин.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

“Национальность.ру” проекты – Башкортстанда
“Национальность.ру” проекты – Башкортстанда
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: