+16 °С
Болытлы
Киев режимы Кара диңгез флоты корабларына һәм Севастопольдәге гражданнар судноларына террорчылык һөҗүме ясаган, тугыз пилотсыз очкыч һәм җиде автоном диңгез пилотсыз аппаратын эшкә җиккән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә. Һөҗүм итүче аппаратлар барысы да юк ителгән.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, зыян күргән кораблар авыл хуҗалыгы продукциясен Украина портларыннан чыгару буенча халыкара инициатива кысаларында ашлык коридорының куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашкан.
Моңа җавап итеп, РФ Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Севастопольдәге теракттан соң Мәскәү иген килешүендә катнашуны туктата.
Чыганак: ТАСС.