Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2022, 22:00

Һөҗүм булган очракта уфалылар ничек эвакуацияләнәчәк?

Уфа хакимияте һөҗүм куркынычы янаганда эвакуация ничек алып барылачагы белән таныштырды.

Һөҗүм булган очракта уфалылар ничек эвакуацияләнәчәк?
Һөҗүм булган очракта уфалылар ничек эвакуацияләнәчәк?

Уфа хакимияте һөҗүм куркынычы янаганда эвакуация ничек алып барылачагы белән таныштырды. Элегрәк хакимият шәһәрдәге корылмаларны тикшерү турында белдергән иде. Бу хакта алар шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызның соравына җавап бирү кысаларында хәбәр иттеләр. Әлеге хатын-кыз социаль челтәр аша Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан Башкортстан башкаласында бомбадан саклану урыннары (бомбоубежищелар)  турында мәгълүмат бирүне сораган иде. Аның мөрәҗәгатенә шәһәр хакимияте вәкиле җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, төп чаралар халыкны хәвефсез районнарга эвакуацияләүдән гыйбарәт булачак. Аңа кадәр хәвеф янаган очракта халык подвалларда, җир асты парковкаларында яшеренә алачак. Махсус саклану урыннары гражданнар оборонасы буенча категориягә кертелгән һәм мобилизация йөкләмәсе булган оешмаларның иң күп эш сменасын яклау өчен булдырыла.

Саклана торган урыннарны халыкка торак-эксплуатация  оешмалары хәбәр итәчәк. Әлеге вакытта хакимият Уфада  бомбоубежищеларны тикшерә башлаган.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: