+2 °С
Кар
Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү өчен акча җыю атна башында гына игълан ителгән иде. Шулай булса да, кыска гына вакыт эчендә филология факультеты укытучылары 9 мең сумнан артык акча җыйды. Бу акчага бозылмый торган азык-төлек, дарулар, кием-салым сатып алынды һәм 7 посылка белән хәрби операция зонасына юлланучыларга җибәрелде. Чараны оештыручылар – БДУның филология факультеты деканы Альмира Ямалетдинова һәм деканның тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Леготина.
Фото: БДУның филология факультеты укытучылары чаты.