Җәмгыять
17 Октября 2022, 05:49

Уфада да фәхишәләр бар

Башкортстанның башкаласында Росгвардиянең махсус хезмәткәрләре фәхишәлек белән шөгыльләнүче төркемне тоткарлады.

Уфада да фәхишәләр барУфада да фәхишәләр бар
Уфада да фәхишәләр бар

Фәхишәләр төркеменең эше узган елның язында Эчке эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәлекләре хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган иде. Төркемне оештыручылар исә Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды.

Фәхишәлек “бизнесын” ирле-хатынлы икәү һәм аларның танышлары оештырган булган. Бу эштә катнашуда республикада яшәүче тагын өч кеше гаепләнелә. Алар ике ел буена кызлар “сату” белән шөгыльләнгән. “Хезмәткәр”ләрен зур акча вәгъдә итеп, социаль челтәрләр аша җыйганнар.

Уфаның төрле почмакларында оператив хезмәткәрләр акчага тән сату белән шөгыльләнүче 12 кызны тоткарланган. Барлыгы 15 кешегә хәзер яшәгән җирләреннән чыгарга ярамый. Әлеге төркемгә каршы җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелгән.

Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.

Уфада да фәхишәләр бар
Уфада да фәхишәләр бар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас