Казахстан башкаласы Астанада Русия -- Үзәк Азия саммиты үтте. Анда РФ Президенты Владимир Путин катнашты һәм үзенең эш визиты ахырында журналистларның сорауларына җавап бирде.
Ул үзәк Азия илләре белән сәүдә күләмнәренең шактый зур темплар белән үсүен, бу төбәкнең Русия өчен мөһим булуын билгеләде.
Өлешчә мобилизация турындагы сорауга җавап биреп, аның буенча барлык чаралар ике атна дәвамында тәмамланырга мөмкин, дип белдерде. Президент хәбәр иткәнчә, планлаштырылган 300 мең кешедән 222 мең кеше инде җибәрелгән, Оборона министрлыгыннан мобилизацияләнүчеләр санын арттырырга башка тәкъдим кермәгән. Өлешчә мобилизация үткәрүдәге кайбер төгәлсезлекләрнең хәрби исәп алып барудагы җитешсезлекләр белән бәйләп, алар өстендә эш алып барылуын әйтте. Мобилизация кысаларында чакырылган барлык гражданнарның әзерлек узарга тиешлеген ассызыклады.
Үзенең бернәрсәгә дә үкенмәвен, бүгенге вәзгыятьнең катлаулы булуын, әмма аның соңрак, тагын да начаррак шартларда килеп туарга мөмкин булганлыгын билгеләде, "гамәлләрем дөрес һәм вакытка ярашлы", диде.
Чыганак: kremlin.ru.