Башкортстанның Иглин районы Олы-Теләк авылында яшәүче хатын узган ялларда якындагы урманга гөмбә җыярга бара. Гөмбә таба алгандырмы-юктырмымы – анысы билгесез, әмма куак астында үзенә карап ятучы снарядка охшаш тимерне бик тиз шәйләп ала хатын. Шөкер, хәзер кесә телефоны һәммәбездә дә бар – шунда ук хокук саклау органнарына шылтырата. Росгвардия белгечләре шунда ук килеп җитеп, куркыныч табылдыкның 152 миллиметрлы артиллерия снаряды булуын ачыклый. Барлык хәвефсезлек таләпләрен дә саклап, снаряд махсус полигонга чыгарыла һәм шартлатыла.
Шунысы гаҗәп: бу снаряд урман эченә каян килеп чыкты икән? Гражданнар сугышы да, Бөек Ватан сугышы да күптән узды бит инде. Әллә бу куркыныч табылдык моннан берничә ел элек Иглин районының Урман касабасындагы хәрби складлар шартлавының бер кайтавазымы? Сорау җавапсыз кала. Ләкин шунысы ачык: кая барсагыз да аяк астыгызга карап йөрегез. Снаряд, мина яки гранатага охшаш нәрсәгә очрасагыз, шунда ук хокук саклау органнарына шылтыратыгыз. Онытмагыз, Аллаһ “сакланганны саклармын”, дигән...
Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте.