Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2022, 21:29

Кырым күперендә машина шартлаган

Йөк машинасының нәкъ ягулык төялгән состав узган вакытта шартлатылуы моның теракт булуы турында сөйли.

Кырым күперендә машина шартлаган
Кырым күперендә машина шартлаган

Бүген Кырым күперендә шартлау булды. Күпердән узып  баручы йөк машинасы шартлаган. Шартлау нәтиҗәсендә янәшәдәге тимер  юлыннан узып баручы ягулык төялгән составка да ут  капкан. Барлыгы 7 состав янып киткән. Тимер юлында юлның бер өлеше деформацияләнгән. Машина юлының өслеге суга очып төшкән, арка зыян күрмәгән.

Шартлаган йөк машинасының Кубаньда яшәүче 51 яшьлек ирнеке булуы ачыкланган. Ул бу вакытта чит илдә булган. Шартлауда өч кеше үлгән. Күперне төзекләндерү эшләре тикшерү эшләре бетү белән башланачак. Аны төзекләндерү якынча 200 миллион сумнан ярты миллиардка кадәр булуы ихтимал дип фаразлана.

Йөк машинасының нәкъ ягулык төялгән состав узган вакытта шартлатылуы моның теракт булуы турында сөйли.

Кырым күпере – Русиядә иң озын күпер, аның озынлыгы 19 километр. Автомобиль өлеше 2018 елның маенда сафка бастырылды. Ә 2019 елның декабрендә аның тимер юл өлешендә беренче поездлар китте.

 

Фото: Ruptly  видеосыннан скриншот.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: