Кичә Русия Президенты Владимир Путин махсус Указы белән 2022 елның 24 сентябрендә кабул ителгән “Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларга отсрочка бирү турындагы Указына үзгәрешләр кертте. Аның буенча отсрочка хокукына ия гражданнарның исемлеге киңәйтелә. Кемнәр соң алар?
- Махсус урта һәм югары уку йортларының көндезге һәм көндезге-читтән торып уку (гади генә итеп әйткәндә, кичке) бүлекләрендә дәүләт аккредитациясе үткән программалар буенча беренче тапкыр белем алучылар (хәзер ординатура һәм ассистентура-стажировка да бу исемлеккә керә);
- Фән һәм мәгариф учреждениеләрендә аспирантурада укучылар;
- Инновацияле фәнни-технологик үзәкләрдәге махсус урта һәм югары уку йортларының көндезге һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә дәүләт аккредитациясе үткән программалар буенча белем алучылар (хәзер аспирантура, ординатура һәм ассистентура-стажировка да бу исемлеккә керә);
- Дини белем бирүче махсус урта һәм югары уку йортларында дини оешмалар персоналын һәм руханилар әзерләү программалары буенча белем алучылар.
Гади генә итеп әйткәндә, әгәр сез техникум, колледж, лицей, институт, академия, университетларның көндезге яки кичке уку бүлекләренең бакалавры, магистранты, ординанты, ассистенты яки аспиранты икәнсез, димәк, тынычлап укуыгызны дәвам итә аласыз. Сезгә әлегә мобилизация янамый. Шулай ук дини уку йортларында белем алучыларга да әлегә мобилизацияләнү янамый.
Чыганак: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202210060001?index=1&rangeSize=1