-7 °С
Кар
Әлеге ир Уфаның 4 нче мәктәбенә килә. Вахтер аны эчкә үткәрми. “Чакырылмаган кунак” җәнҗал куптара, вахтерга яный башлый. Аның үзен-үзе контрольдә тотмавын күреп, мәктәп сакчысы махсус кнопкага басып, хокук саклаучыларны чакыра. Росгвардиянең тоткарлау төркеме мәктәпкә минуты белән килеп җитә. Алар җәнҗалчыны кулга алып, аны тикшерү эшләре алып бару өчен полициягә тапшыра.
Росгвардиячеләр бик оператив һәм профессиональ югарылыкта эш иткәнлектән, мәктәптә укыту процессына зыян килми.
Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.