Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2022, 10:36

Караклык яхшыга илтми

Уфа клумбаларында үсеп утырган 350 гортензия кая булган?

Караклык яхшыга илтми
Караклык яхшыга илтми

Уфада вандализм очраклары ешайган.  Уфа мэриясенең  матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча,  билгесез затлар шәһәр клумбаларыннан 350 гортензия куагын урлаган.

Моннан тыш, заманча «акыллы» тукталышлар даими рәвештә зыян күрә: хулиганнар таблоларны яндыралар, USB портларын сафтан чыгаралар һәм пыялаларны ваталар. Еш кына мондый җинаятьләрне  яшүсмерләр эшли. Мондый гамәлләр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. РФ Җинаять кодексында вандализм өчен җитди җәза каралган.

214 нче маддә нигезендә, биналарны яки башка корылмаларга зыян китерү, транспортта яисә башка җәмәгать урыннарында милекне бозу өчен 40 мең сумга кадәр штраф яный яисә хөкем ителүченең өч айга кадәр чордагы хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф алына.

Җәза шулай ук 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, я бер елга кадәр төзәтү эшләре, я өч айга кадәр кулга алыну рәвешендә булырга мөмкин.

Чыганак: Башинформ.

Караклык яхшыга илтми
Караклык яхшыга илтми
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: