Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 16:26

Снаряд 104 ел үткәч шартлады

Дуван районының Мәсәгут авылында Гражданнар сугышы чорыннан калган артиллерия снаряды зарарсызландырылды.

Снаряд 104 ел үткәч шартлады
Снаряд 104 ел үткәч шартлады

Росгвардиянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Дуван районының Мәсәгут авылында яшәүчеләрнең берсе бакчасында төзелеш эшләре үткәргәндә, җирдән артиллерия снаряды тартып чыгара һәм шунда ук хокук саклау органнарына шылтырата. Росгвардия хезмәткәрләре килеп тикшерү үткәргәч, куркыныч табылдыкның Гражданнар сугышыннан калган 105 миллиметрлы артиллерия снаряды булуы ачыклана. Һәр мизгелдә шартлавы мөмкин булган табылдыкны росгвардиячеләр, гомерләрен куркыныч астына куеп, авылдан читтәге карьерга алып чыга һәм юк итә.

– Снаряд, мина, гранатага охшаш әйберләргә юлыксагыз, аларга якын бара күрмәгез! Куркыныч табылдык турында шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итегез! – дип кисәтә Росгвардия хезмәткәрләре.

Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.

Снаряд 104 ел үткәч шартлады
Снаряд 104 ел үткәч шартлады
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: