-9 °С
Кар
Әлеге хәл Дуван районында булган. Исерек ир ачуланышып йөргән авылдашын исенә төшергәч тракторын кабызып алар турына барып туктый. Дошманын өйдән көчләп алып чыгып трактор арбасына утырга һәм елга буена алып китә. Анда ул авылдашын тукмарга тотына. Куллары белән сугу гына канәгатьләндерми, типкәләргә дә тотына, нәтиҗәдә тукмалган ир мәрхүм була. Йодрык уйнатучы кулга алынган, ул гаебен танымый. Әлеге җинаять буенча эшне Салават районы мәхкәмәсе караячак. Болар турында Башкортстан прокуратурасының матбугат үзәге хәбәр итте.
Фото: islamnews.ru