+2 °С
Болытлы
Кичә Русия Президенты Владимир Путин “2022 елның ноябрь-декабрендә Русия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру турындагы” Указга кул куйды. Быел әлеге кампания соңрак – 1 ноябрьдә башланып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Башка елларны көзге хәрби чакырылыш 1 октябрьдән үк башлана иде.
Хәрби хезмәткә запаста тормаган 120 мең 18-27 яшьлек егет алыначак. Ил җитәкчесе элегрәк ышандыруынча, алар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәскә тиеш. Бер үк вакытта хезмәт срогын тутырган солдат, матрос, сержант һәм старшиналар запаска күчерелеп, туган йортларына кайтачак.
Чыганак: http://www.kremlin.ru/acts/news/69471
Фото: culture.ru