Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2022, 18:58

Салымыңны түлә дә, тыныч йокла

2 декабрьдән түләмәүчеләрдән пенялар алына башлый.

Салымыңны түлә дә,  тыныч йокла
Салымыңны түлә дә, тыныч йокла

Октябрь ахырына кадәр гражданнарга почта аша салым хәбәрнамәләре җибәрелә.  Алар кәгазьдә заказлы хатлар белән җибәреләчәк яки интернет аша салым түләүченең шәхси кабинетында  электрон рәвештә урнаштырылачак. Граждан теләге буенча салым хәбәрнамәсен, физик затларга хезмәт күрсәтүче теләсә кайсы салым инспекциясенә яки әлеге хезмәтне күрсәтүче күпфункцияле үзәкләргә гариза белән мөрәҗәгать итеп тә өстәмә рәвештә алырга мөмкин. Күрсәтелгән хәбәрнамәләр салым салына торган мөлкәткә: җир кишәрлекләренә, капиталь төзелеш объектларына, транспорт чараларына (2021 ел дәвамында милек чорына) адреслана. Исәпләнгән милек салымын, шулай ук җир һәм транспорт салымнарын 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

2 декабрьдән түләмәүчеләр өчен пенялар алына башлый.

 

Фото: тк-светоч.рф

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас