Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 21:42

Түрәләр үз теләкләре белән мобилизациядә катнаша!

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов үз иреге белән  мобилизациядә катнашырга теләк белдереп гариза язган.

Түрәләр үз теләкләре белән мобилизациядә катнаша!
Түрәләр үз теләкләре белән мобилизациядә катнаша!

Республика Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Шамил улы Бадранов махсус хәрби операциягә ирекле ярдәмче сыйфатында китүе турында гариза язды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз постында хәбәр итте. “Мин аны бу карарда хупладым. Азат белән без эш буенча коллегалар гына түгел, ә көрәштәшләр дә, мин рухка якын кешеләр икәнебезне беркайчан да яшермәдем. Аның эше белән горурланам. Чын ирләр шулай эшләргә тиеш дип саныйм, – дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Бүген Уфада өлешчә мобилизация кысаларында Зәки Вәлиди исемендәге республика китапханәсе директоры Марат Зөлкарнәевны озаткан иделәр. Ул чарада республика Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов та катнашты.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: