Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь 2022, 21:15

Тәртип сакчысы тәртип бозган

Уфада  хатынын һәм балаларын тукмап тоткан полиция хезмәткәрен кулга алганнар.

Тәртип сакчысы тәртип бозган
Тәртип сакчысы тәртип бозган

Уфада үз хатынын һәм кечкенә балаларын мәсхәрәләүдә гаепләнүче полицейскийны кулга алганнар. Тикшерү комитеты хәбәр итүенә караганда, полиция хезмәткәре озак еллар хатынын һәм ике улын кыйнаган, аларны кимсеткән, ә барлык шикаятьләргә ул аларны “тәрбияләве” турында сөйләгән. Хатыны ярдәм сорап, гаиләдә барган хәлләр турында сөйләргә теләгәч, полицейский аңа  җәза белән яный.

Хатыны белән 2008 елда ук, Назраньда юл-патруль хезмәте хезмәткәре булып эшләгән вакытта таныша. Кызны аңа кияүгә чыгарга мәҗбүр итеп, ул аны Башкортстанга алып китә, анда көн саен үз гаиләсен җәфалый. Ике улын да аяп тормый, даими тукмый, аларны әнисеннән урлап алып китү белән яный.

Нәтиҗәдә, хатын хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә.  Хәзерге вакытта гаилә башлыгына балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү, шул исәптән  җәфалау мәддәләре буенча гаеп белдерелгән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрне үз вазифаларыннан читләштергән.

 

Фото: 21.rodina.news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: